Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда прокурор ау вакытында хөкемдарны атып үтергән


Башкортстан харитасы
Башкортстан харитасы

Башкортстанда прокурор урманда ау вакытында хөкемдарга аткан. Каты яраланган хөкемдар хастахәнәдә үлгән. Саксызлык белән үтерү версиясе карала.

Һәлак булучы – Белокатай районара мәхкәмә хөкемдары Азат Шакиров, ә атучы – Мәчетле районы прокуроры Динар Шакиров. Алар фамилиядәшләр дип хәбәр ителә. Җирле матбугат чарлары язуынча, алар һәм Роспотребнадзорның бер хезмәткәре 16 ноябрьдә кыр кәҗәләре ауларга урманга барган. Барысының да ау рөхсәте булган.

Прокурор Шакиров аткан вакытта хөкемдар Шакиров машинада була. Пуля машинаның тәрәзәсен тишеп керә һәм хөкемдарның муенына тия. 41 яшьлек Азат Шакиров хастаханәдә җан бирә. Хөкемдарның үлемен Башкортстан Югары мәхкәмәсе матбугат хезмәте дә раслый.

Саксызлык белән үтерү версиясе карала, әлегә тикшерү эшләре бара диелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG