Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васильевода үзсалым референдумында бер сайлаучыга ике сайлау кәгазе биргәннәр


Сайлау кәгазе
Сайлау кәгазе

Татарстанның Васильеводагы №1556 бүлегендә сайлау комиссиясе әгъзалары "Idel.Реалии" хәбәрчеләре күз алдында бер хатын-кызга ике бюллетень биргән.

Комиссия рисе урынбасараы Ольга Груздова хәбәр итүенчә, бу очраклы килеп чыккан. Бер хатын-кыз комиссиянең бер әгъзасыннан үз паспорты белән, икенчесеннән ире документы белән бюллетень алган. Әлеге гаилә төрле урыннарда теркәлгән. Ә иренең паспорты белән бюллетень бирүче аны ир кешегә охшаткан.

Комиссия әгъзасы сайлаучының ире инвалид булу сәбәпле үзе килә алмавын әйткән. Шул ук вакытта хатын-кыз иренең Себердә булуын белдергән.

Ике минуттан соң ук сайлау комиссиясенә иренең паспорт күчермәсе һәм аңа документлар белән эш итәргә хокук биргән кәгазь белән тагын бер хатын-кыз килгән. Комиссия әгъзалары ирнең үзләренә мөрәҗәгать итүен һәм аннан соң алар өйгә барып сайлау уздырачагын белгерткән. Шул ук вакытта сайлау бүлегенә кулларына икешәр паспорт тоткан тагын ике сайлаучы килгән.

Комиссия әгъзалары канун нигезендә журналистлар үтенече белән бюллетеньны гамәли түгеллеген белгертүче кәгазь тутырган. Сайлауны күзәтүчеләр бүген күпләрнең туганнары паспортлары белән тавыш бирергә тырышу очракларын әйтте.

Бүген Татарстанда үзсалым референдумы узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG