Accessibility links

Халыкара валюта фонды белгечләре Русиягә килеп киткәннән соң чыгарган нәтиҗәләргә караганда, Русия икътисады үсеше күрсәткечләре алдагы елларда да югары булмаячак.

Ике еллык рецессиядән соң Русиянең цикллы тергезелүе җәһәтрәк темплар белән бара, ел ахырына эчке тулай җитештерү якынча 2 процент блуырга мөмкин, диелә Халыкара валюта фонды белдерүендә. "Ләкин шул ук вакытта, демографик күрәткечләр, хәл ителмәгән структур нечкә урыннар һәм озакка сузылган санкцияләр нәтиҗәсендә үсешнең алдагы елларда түбән булып калуы ихтимал", ди белгечләр.

Экспертлар фикеренчә, ел ахырына инфляция күрсәткече 3 проценттан артмаячак, әмма тиздән ул 4 процент дәрәҗәсенә кире кайтачак. Белгечләр шулай ук Русиянең түләмнәр мөмкинлеге (платежный баланс) нефть бәясе һәм глобаль сорау артуы нәтиҗәсендә яхшырачак, дип фаразлый.

Халыкара валюта фонды белдерүендә әйтелгәнчә, Үзәк банк ике зур банкны коткарырга мәҗбүр булуга карамастан, Русия банк системының хәле тотрыклы. Шул ук вакытта активларның сыйфатсызлыгы, кайбер банкларда резервларның җитмәү куркынычы барлыгы турында да языла. Белгечләр фикеренчә, Русия сәясәтенең төп юнәлеше булып финанс системына ышаныч тәэмин итү торырга тиш.

Эрнесто Рамирес Риго җитәкчелегендәге Халыкара валюта фонды миссиясе Мәскәүдә 13-17 ноябрьдә булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG