Accessibility links

Атна азагында Канада һәм АКШ татарлары хоккей уены оештыра. Уенны татарларның очрашуы, аралашуы һәм күңел ачуы өчен оештыралар. Хоккейдан тыш мәдәни програм да планлаштырыла.

25 ноябрь көнне Монреаль татарлары берләшмәсе Төньяк Америка татарларының икенче хоккей уенын үткәрә. Чараны Монреальдә яшәүче Марат Сәләхетдинов белән Эрнест Вәлиев оештыра. Төньяк Америка татарларын берләштергән беренче мондый уен 2017 елның февралендә узган.

"Үткән уен барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга ошады, шуңа икенче уенны да оештырырга булдык. Төп максатыбыз – АКШ белән Канадада яшәүче татарларны бергә җыю, хоккей уйнап күңел ачу, танышу һәм аралашу. Катнашучылар географиясе киңәя, без Канаданың Торонто һәм Монреаль, АКШның Нью-Йорк, Чикаго, Питтсбург һәм Коламбус шәһәрләре татарларын көтәбез. Уенда КХЛда катнашкан, хәзерге вакытта Канадада яшәүче татар егете Евгений Нурисламов та катнашачак", дип сөйләде Азатлыкка Марат Сәләхетдинов.

Чара Татарстан гимны белән башланачак. Уен тәнәфесләрендә тамашачыларга програм каралган, мисал өчен, Канада татары Белла Галиуллина татар көенә бозда бию күрсәтәчәк, уеннар үткәреләчәк, чарадан соң аралашу каралган.

Питтсбургта яшәүче Ленар Мөхәммәдиев сүзләренчә, татарлар очрашуына Америкадан "зур десант" киләчәк. "Уенда ике такым катнаша. Уенчылар махсус медальләр, грамоталар белән бүләкләнәчәк. Ә җиңүче такым "Qәrdәşlek" кубогына ия булачак", ди ул. Юл чыгымнарын катнашучылар үзләре каплый, чараның чыгымнарын исә Монреаль татарлары үз өстенә ала, диде безгә Ленар Мөхәммәдиев.

4 ноябрь көнне Америка татар берләшмәсе үзенең 90 еллыгын бәйрәм итте. Нью-Йоркның зур тантаналы чаралар үткәрелә торган Leonards Palazzo сараена 300ләп кеше җыелды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG