Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп белән Путин бер сәгать чамасы телефоннан Сүрия һәм Украина турында сөйләште


Дональд Трамп һәм Владимир Путин
Дональд Трамп һәм Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Дональд Трамп белән телефоннан сөйләшкән. Ак йорт хәбәренчә, сөйләшү бер сәгать чамасы дәвам иткән. Сүрия һәм Украина – төп тема булган.

Ике ил лидеры нигездә Сүрия һәм Украинадагы низаглар турында фикер алышкан, диелә. Шулай ук алар Төньяк Корея, Иран һәм Әфганстандагы вазгыятьләргә дә кагылып узган.

Әлеге сөйләшү Путинның Сүрия президенты Бәшәр Әсад белән очрашуыннан соң оештырылды. Кремль белдерүенчә, Русия президенты Трамп белән аралашкан вакытта Мәскәүнең Сүриядә Конституция реформасы һәм президент һәм парламент сайлаулары уздыру яклы булуы турында әйткән.

Үткән атнада Вьетнмада АТЭС җыеныныда Трамп белән Путин арасында рәсми булмаган сөйләшү булып алган иде. Рәсми очрашу уздмады. Кремль ул вакытта американнар "зирәклек күрсәтмәде" дип белдергән иде. Ак йорт исә очрашу президентларның җәдвәлләре тыгыз булу сәбәпле оештырылмады, дип аңлатты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG