Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һааг мәхкәмәсе генерал Младичны гомерлек төрмәгә хөкем итте


Һааг мәхкәмәсендә Ратко Младичка хөкем карары уку вакытында
Һааг мәхкәмәсендә Ратко Младичка хөкем карары уку вакытында

БМОның элекке Югославия эшләрен тикшерүче халыкара трибуналы Босния сербларының элекке командиры Ратко Младичны гомерлек төрмәгә хөкем итте. Мәхкәмә Младичны хәрби һәм кешелеккә каршы җинаятьләрнең унбер очракның унында гаепле дип таныды.

Мәхкәмә Ратко Младич террор һәм үтерү кампаниясен алып барган дип карар итте, ул Сребреницада мөселманнар геноцидында, Босниядә БМО хезмәткәрләрен басып алуда гаепләнә. Гаепләү карарында шулай ук эзәрлекләүләр, юк итү, үтерү, депортация, көчләп күчерү һәм 1992-1995 елларда Босния һәм Һерцеговинада ватандашлар сугышы вакытында кешелеккә каршы җинаятьләр турында да язылган.

Генерал 16 ел буе качып йөргән иде, аны 2011 елда тоткарладылар. Младич гаебен танымый, адвокатлары да хөкем карары белән килешми.

2016 елда Һааг мәхкәмәсе Босния сербларының элекке җитәкчеләренең берсе Радован Караджичны 40 ел төрмәгә хөкем итте. Гаепләү ягы Младич һәм Караджичны Сребреницадагы геноцид өчен җаваплы булган, берсе сәяси, икенчесе хәрби роль үтәгән иң югары рәсмиләр дип саный. Геноцид, кеше үтерү һәм җенси җинаятьләр кылынганына йөздән артык дәлил китерелгән.

Русия Халыкара трибуналны бер яклы карашта булуда гаепләп килде. Русия тышкы эшләр министрлыгы Младичны вакытлыча иреккә чыгару турында мөрәҗәгатьләр дә җибәрде. Генералны Русиядә дәвалау мөмкинлеге дә тәкъдим ителгән иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова ноябрь башында гына "Элекке Югославиядәге ватандашлар сугышы - дөнья тарихының кайгылы бите. Ләкин Трибунал әлеге вакыйгаларга бер яклы - сербларга каршы тасвирлама бирә", дип белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG