Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes Сергей Когогинны җитәкче-капиталистлар егермелегенә керткән


Сергей Когогин
Сергей Когогин

КАМАЗ ширкәте җитәкчесе Сергей Когогин Forbes журналының җитәкче-капиталистлар рейтингында 11нче урынны алган. Журнал Русиядә үзләре җитәкләгән ширкәтләрнең хиссәләренә ия җитәкчеләрне барлаган.

Егермелектә дәүләт ширкәте җитәкчеләреннән өч кеше бар. "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин тугызынчы урында ($73,9 млн), КАМАЗ җитәкчесе Сергей Когогин - унберенчедә ($45,6 млн), "Ростелеком" җитәкчесе Сергей Калугин - унсигезенче булып тора ($14,4 млн).

Сергей Когогин КАМАЗ хиссәләренең җиде процентына ия, диелә.

Forbes рейтингындагы 20 кешедә булган хиссәләр бәясе 7,4 млн доллардан башлап 675 млн долларга кадәр бәяләнә. Аларның гомум бәясе 3,4 млрд доллар тәшкил итә.

Беренче урында "Еврохим" ширкәте башкарма мөдире Дмитрий Стрежнев. Ул ширкәтнең 675 млн долларлык хиссәләренә ия.

Forbes әлеге рейтингны беренче тапкыр төзи. Журналда Русия җитәкчеләренең кайсысы үзе җитәкләгән ширкәтнең киләчәгенә, хиссәләре бәяләренең артуына ышана һәм түләү рәвешендә акча бонуслары урынына хиссәләр алырга әзер дигән сорауга җавап эзләгәннәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG