Accessibility links

Казан башкарма комитеты татар теленә каршы митингка рөхсәт бирмәгән


Эдуард Носов урыс телен яклап ялгыз пикет вакытында. Казан, 2017 елның сентябре
Эдуард Носов урыс телен яклап ялгыз пикет вакытында. Казан, 2017 елның сентябре

"Татариянең урыс телле ата-аналары" комитеты җитәкчесе Эдуард Носовка Казан мэриясе "Владимир Путин, мы с тобой" митингын уздыруга рөхсәт бирмәгән. Активистлар яңа белдерү хаты әзерли.

Бу хакта Вконтактедагы митинг оештыручылар төркемендә белдерелә.

Мэриянең җавабыннан күренгәнчә, оештыручыларның белдерү хаты урам чаралары уздыру турындагы канун таләпләренә туры килми. Сүз митинг вакытында иминлек чаралары күрү турында бара.

Документны Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин имзалаган.

Оештыру комитеты түрәләрнең "бәйләнүләренә" нигезле җавап әзерли, диелә.

Путинга теләктәшлек белдерү митингын 2 декабрьдә уздырырга җыеналар. Оештыручылар митингны Казанның Ирек мәйданында, Бауман урамында яки Мулланур Вахитов һәйкәле янында уздырырга теләүләрен язган булган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG