Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тоткарлаулардан соң милли хәрәкәт ветераны Веджие Кашка вафат булды


Веджие Кашка
Веджие Кашка

Акмәчеттә кырымтатарларны тоткарлаулардан соң милли хәрәкәт ветераны, 83 яшьлек Веджие Кашка вафат булган.

Бу хакта, хастаханәдәге чыгынакка таянып, безнең хәбәрчебез белдерде. Веджие Кашканың үлемен Фейсбукта кырымтатар активистлары да раслады.

"Веджие әби бу дөньядан китте. Язам, әмма үземнең ышанасым килми. Җәмәгать, сүз таба алмыйм", дип язды Мумине Салиева.

"Барыбыз да яраткан Веджие апа Кашка вафат булды. Ул ватандашларына кыен булганда һәрвакыт алар белән иде, һәм бүген дә тентүләр вакытында ул алар янында булды. Аның тормышы шулкадәр авыр иде, ул безгә һәрвакыт илһам чыганагы булды", дип язды Фейсбукта Кырымтатар тарихчысы, галимә Гөлнара Бекирова.

Азатлык архивында Веджие Кашканың узган ел май аенда, кырымтатар сөргенен искә алу җыенында ясаган чыгышы саклана.

Акмәчеттә кырымтатарларны тоткарлаулардан соң Веджие Кашка вафат булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

Акмәчеттә кырымтатар активистларын тоткарлаган вакытта Веджие ханымның хәле авырайган, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр.

Акмәчеттәге кафеда өч кырымтатар активисты Бекир Дегерменджи, Асан Чапух, Кязим Аметов тоткарланган. Кырымдагы мәгълүмат чаралары язуынча, көч структуралары аларны Төркия ватандашыннан "янау юлы белән зур күләмдә акча таләп итүдә" гаепли.

Кырымтатар Мәҗлесе вәкиле Гаяна Юксель тоткарланганнар Мәҗлес әгъзалары түгел дип белдергән. Русия көч структуралары әлегә бу хәлләргә карата аңлатма бирмәде.

Русия Кырымны аннексияләгәч бәйсез журналистларны, кырымтатар милли хәрәкәте активистларын, Мәҗлес әгъзаларын, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашы бар дип мөселманнарны тоткарлаулар, кулга алулар башланды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG