Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коррупциягә каршы митингта катнашучы экстремизмга чакыруда шикләнелә


Уфада коррупциягә каршы митинг, 2017 елның 12 июне
Уфада коррупциягә каршы митинг, 2017 елның 12 июне

Башкортстанда коррупциягә каршы митингта катнашкан Рөстәм Мөлековка карата экстермизга чакыру маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ул түрәләргә каршы канунсыз гамәлләргә чакыруда шикләнелә.

Тикшерү версиясенә караганда, 12 июньдә Алексей Навальныйның Уфадагы штабы уздырган рөхсәтле митингта Рөстәм Мөлеков түрәләргә каршы канунсыз гамәлләр кылырга чакырган. Бу хакта, Коммесрант-Уфа яза.

Дәлил буларак митингта төшерелгән видеоязманы китерәләр. Анда активист коррупциягә баткан түрәләрне "безне талаучы хыянәтчеләр" дип атый һәм аларны "утыртырга" һәм "атарга" чакыра.

Шаһитләр булып чараны оештыручылар - Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева һәм юрист Кирилл Матвеев чакырылган.

Рөстәм Мөлеков - җирле "Яблоко" фиркасе әгъзасы, 2016 елның сентябрендә узган сайлауларда актив күзәтүче буларак та билгеле.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG