Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook-тагы лайклар кеше турында ни сөйли ала?


Берничә лайкны өйрәнеп, кешенең сәяси карашын белеп була, ди галимнәр
Берничә лайкны өйрәнеп, кешенең сәяси карашын белеп була, ди галимнәр

Галимнәр фикеренчә, берничә лайк кешенең сәяси яки дини карашларын ача. Австралия 100% альтернатив энергиягә күчәргә әзерләнә. Американнар Марста база булдыру турында хыяллана. Азатлык фән һәм технология яңалыкларын күзәтүне дәвам итә.

АКШның берничә университеты галимнәре "Big Data" журналында уртак тикшеренү нәтиҗәләрен бастырган. Facebook-та нибары берничә лайк кешенең сәяси һәм дини карашларын белдерә ала, диелә тикшеренүдә. Бу мәгълүматны башкалардан яшерү әһәмияте дә әйтелә.

Социаль челтәрдә өч лайк реклам бирүчеләргә җитәрлек мәгълүмат бирә дип саный галимнәр. Уртача сигез лайк кешенең IQ-сын, дини һәм сәяси карашларын, тарту һәм эчүгә мөнәсәбәт кебек кайбер башка мәгълүматларын белергә җитә икән.

Социаль челтәрләр
Социаль челтәрләр

Шулай ук төрле сәхифәләргә язылуга карап та, кеше турында фикер чыгарып була. Галимнәр шундый мисал китерә: кулланучыга Леди Гага, кеше хокуклары турында кампания, "True Blood" сериалы һәм Һарри Поттер сәхифәләре ошый икән, зур ихтимал белән ул - гей. Әлбәттә, бу версия әле күп тикшерүләр таләп итә.

Галимнәр ачыклаган тагын бер алгоритм: билгеле сандагы лайклар яшерелсә, кеше турында мәгълүмат алу кыенлаша. Мисал өчен, уртача 11,7 лайк яшерелсә, кешенең ислам динендә булуын аңламаска да мөмкин ди тикшерүчеләр. 12,2 лайк яшерүе исә кешенең наркотикларга бәйлелеген сер итеп саклый.

Реклам бирүчеләр инде күптәннән кешенең интернеттагы сәхифәсеннән аның турында мәгълүмат җыю технологияләрен куллана. Бу реклам биргәндә "таргетинг", ягъни кирәкле тауар турында мәгълүматны аның белән кызыксына торган кешегә ирештерүне җиңеләйтә.

Марс колонизациясе: хыялмы әллә киләчәкме?

NASA һәм SpaceX тырыша-тырыша Марска пилотлы очыш оештырырга тели, алай гына түгел, күрше планетада чып-чын кеше базасын оештыру планнары да бар. Шулай да, кайбер белгечләр бу адымның бик кыйбат һәм әлегә кирәксез булуын әйтә. Futurism басмасы чыгарган язмада бу белгечләрнең фикерләре китерелә.

Азатлык әлеге фикерләргә күзәтү тәкъдим итә:

1. Мичиган университеты галиме Аарон Ридли фикеренчә, Марста база төзү техник яктан бик катлаулы һәм кыйбатка чыгачак. Марс фәнни яктан зур кызыксыну тудыра, әмма бернинди фәнни мәгълүмат та даими эшли торган базаны төзү һәм аның яшәешен тәэмин итү чыгымнарын каплый алмый. Шулай ук, галим фикеренчә, Марста колония төзү әлегә кешеләрнең анда күчүен аңлатмый, моның өчен күп еллар кирәк булырга мөмкин.

Марста NASAның Оппортьюнити роботы
Марста NASAның Оппортьюнити роботы

2. АКШның Планетологик институты фәнни хезмәткәре Аманда Һендрикс Марсның төп проблемы булып нурланышны атый. Чыннан да, Җир шарында кешене галәм нурларыннан магнит кыры сакласа, кызыл планетада магнит кыр юк.

Һендрикс ​фикеренчә, Марс фәнни тикшеренүләр үткәрү һәм технологияләрне сынау өчен яхшы урын була ала, ләкин моның өчен анда даими яшәү кирәкми, кыска вакытлы очышлар гына җитә.

3. NASAның Эймс тикшеренү үзәге планетологы Крис Маккей фикеренчә, Марста бары тик хөкүмәтләр тарафыннан оештырылган фәнни-тикшеренү станцияләре генә булуы мөмкин. Моңа мисал итеп ул антарктик станцияләрне китерә.

Әлбәттә, Марс белән Айга күп кеше барырга теләр иде, кемдер өчен ул тормышның төп хыялы булып тора да. Шулай да, галәм туризмы планетара очышлар чыгымнарын каплый алмый. Шуңа күрә бу даими база өчен икътисади терәк була алмый. Марстан файдалы казылмалар да чыгару мондый колония чыгымнарын капламаска мөмкин.

Mars One – кешеләр яшәячәк модульләр проекты
Mars One – кешеләр яшәячәк модульләр проекты

Шуңа бәйле Айда база оештыру теләге чынбарлыкка якынрак тоела, дип яза Futurism. Марс фәнни яктан күпкә кызыграк булса да (планетада тереклек булуы мөмкин, геологик тарих бай, климат үзгәрешләре мөмкинлеге югары һ.б.), әлегә белгечләр анда база төзүне хыял буларак кына атый.

Австралия 100% яңартыла торган энергия чыганакларына күчә

ATA (Альтернатив технологияләр берләшмәсе) оешмасы чыгарган яңа тикшеренүгә күрә, 2030 елга Австралия тулысы белән альтернатив һәм яңартыла торган энергия чыганакларына күчә ала. Бу яңа күмерле электр станцияләрен төзүгә караганда иминрәк һәм очсызрак булып чыга. ATA мондый нәтиҗәгә Австралия милли университеты һәм Snowy Hydro кебек проектлар мәгълүматларына нигезләнеп килде.

Кояш фермасы
Кояш фермасы

“Без яңа күмерле электр станцияләрен төзесәк, электр бәясе сәгатенә бер мегаватт өчен 81дән 182 долларга кадәр тәшкил итәчәк. Моңа сәламәтлеккә һәм әйләнә-тирәгә зыянны өстәсәң $102-$203 бәясе чыгачак. “Чиста” энергиясе бәясе исә сәгатенә бер мегаватт өчен $93 тирәсе тәшкил итәчәк”, ди тикшеренү авторларының берсе Эндрю Рэддавей.

Белгечләр сүзләренчә, тулысынча яңартыла торган энергия чыганакларына күчү 2040 елга мөмкин булачак. Бу кояш фермалары һәм җил җайланмаларын төзү темпы хәзерге хәлдә калган очракта. Төзү темплары артса, андый энергия чыганакларына 100% күчү 2030 елга да мөмкин, ди белгечләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG