Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урал" фонды Башкортстан мөфтиятеннән мәхкәмә аша 4,21 млн сум акча кайтарган


Мөслим-сити проекты
Мөслим-сити проекты

"Урал" хәйрия фонды Башкортстан мөфтиятеннән Әр-Рәхим мәчете төзелешендә килешүдә каралмаган эшләр өчен тотылган 4,21 миллион сумны кайтаруга ирешкән.

Башкортстанның арбитраж мәхкәмәсе мәчет урнашкан кварталны планлаштыру һәм чикләрен билгеләүгә киткән чыгымнар 4,21 млн сум тәшкил итә дип бәяләгән, дип яза "Коммерсантъ-Уфа". Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте биредә Мөслим-сити дип аталган төзелеш проектын башкармакчы иде. Моңа кунакханә, фитнес-үзәк, киноконцерт залы, өч ресторан һәм медицина үзәге дә керер дип планлаштырылды. "Урал" фонды үзенең шикаятендә диния нәзарәте хәйрия йөзеннән бирелгән акчаларны дөрес тотмаган, дип белдергән.

Моңа кадәр фонд мөфтияттән 60 млн сум акча кайтарган иде. Әлеге акчалар мәчет төзелешенә бирелгән, чынлыкта исә Уфа мэриясеннән Мөслим-сити төзү өчен җир арендалау хокукын сатып алуга тотылган, диелде.

2016 елда "Урал" форнды мәчет төзелешен финанслауны туктатты. Фонд вәкилләре моны мәчетне төзетүче Башкортстан мөфтияте белән аны төзүче "Алтын Курай" оешмасы җитәкчелегендә бер үк кешеләр, ягъни мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтулин, аның беренче урынбасары Әюп Бибарсов һәм мөфтият эшләре белән идарә итүче Илдар Ишеев утыруы белән аңлатты.

Октябрьдә мәчет төзелешендә эшмәкәр, бөлгенлеккә төшкән Центркомбанкның элекке хуҗасы Сергей Веремеенко иганәче буларак катнашырга җыенуын белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG