Исемлекнең лидерлары Чечня республикасы, Ингушетия һәм Дагыстан. Иң күп эчүче төбәкләр дип Магадан өлкәсе, Ненец автоном бүлгесе, Бурят республикасы танылган.
Башкортстан исемлектә 30нчы. Былтыргы белән чагыштырганда, ул тугыз урынга түбәнгә тәгәрәгән.
Рейтинг төзегәндә хәмерле эчемлекләрдән үлгән кешеләр саны, "алкоголизм", "алкоголь психозы" диагнозалры белән исәптә торучылар саны, исерек килеш кылган җинаятьләр саны исәпкә алынган. Шулай ук белгечләр төбәктә күпме исерткеч эчемлекләр сатылуы турында да мәгълүмат туплаган.
Мондый исемлек өченче тапкыр төзелә. Былтыргы рейтингта Татарстан 18нче урында иде. Соңгы ике елда республика алдында Мордовия тора.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.