Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан биатлончысы Ольга Вилухинаның Сочи Олимпиадасы медальләре алынды


Ольга Вилухина
Ольга Вилухина

Башкортстан биатлончысы Ольга Вилухинаның Сочида яулаган ике көмеш медале алынды һәм ул гомерлеккә спорттан читләштерелде.

Халыкара олимпия комитеты допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен Русиянең тагын биш спортчысының Сочи Олимипиадасында яулаган медальләрен алды. Алар арасында Башкортстан биатлончысы Ольга Вилухина да бар. Спортчы моны үзенең Инстаграм сәхифәсендә "бернинди кысаларга сыймаган хәл" дип атады.

"Ул вакытта бәхеттән күздә яшьләр иде, хәзер исә киресенчә! Бернинди кысаларга да сыймаган хәл. Куркыныч конвейер эшләгәнен аңламадыгызмы әле, дуслар? Безне күпләп медальләрдән мәхрүм итәләр... Минем медальләр чиста. Спортта булган 15 ел эчендә алынган йөзләгән (допинга) үрнәкләр тискәре нәтиҗәле булды... Безне чиста допинг үрнәкләре өчен хөкем итәләр. Мин Сочида бәхетле идем, җанатарларга һәм илгә бүләк иткән шатлыкны тартып алып булмый. Мин ахыргача көрәшәчәкмен!", дип яза Ольга Вилухина.

2014 елгы Сочидагы кышкы Олимпия уеннарында Башкортстан биатлончысы эстафетада һәм спринтта ике көмеш медаль яулаган иде. Хәзер берсе Норвегия спортчыларына биреләчәк, ә спринт өчен "көмеш" Украина спортчысы Вита Семеренкога тапшырыла дип хәбәр ителә.

2016 елда Ольга Вилухина спорт карьерасын тәмамлады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG