Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Навальный катнашында чараны унынчы тапкыр тыймакчы


Казанда Навальный штабы
Казанда Навальный штабы

28 ноябрьдә Казан шәһәре башкарма комитеты оппозиция вәкиле Алексей Навальный катнашында митингны килештермәде. Мэрия түрәсе Евгений Варакин белдерү хатын митинглар уздыру турындагы федераль канун таләбенә туры китерергә куша.

Навальныйның Казандагы штабы волонтерларының Навальный белән очрашу чарасы турында Казан башкарма комитетына җибәрелгән белдерү хаты тагын кире борылган. Мэрия идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин оештыручыларга "белдерү хатында күрсәтелгән максатларны, чара рәвешен һәм җыен уздыруның башка шартларын" митинглар турындагы федераль канун таләпләренә туры китерергә тәкъдим иткән.

Варакин җыен вакытында тәртип саклауны көчәйтергә кирәк, дип белдерә.

Шул ук вакытта Казан башкарма комитеты Навальныйның минималь хезмәт хакы күләмен 25 мең сумга җиткерү идеясенә теләктәшлек белдерү пикетын килештергән. Чара Казанның Петров паркында 1 декабрьдә узачак. 30 кеше килер дип планлаштырыла.

Казан башкарма комитеты сентябрьдән башлап Навальный катнашындагы митингны килештерүдән ун тапкыр баш тартты.

Алексей Навальный үзенең президент сайлау кампаниясендә катнашуын белдерде һәм Русия шәһәрләрендә сайлаучылар белән очрашулар уздыра башлады. Митинглар Мурмански, Екатеринбур, Омски, Новосибирски, Владивосток, Хабаровски, Оренбур һәм Архангельскида узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG