Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты мэрларны турыдан-туры сайлап кую тәкъдимен хупламады


Дәүләт Шурасы утырышы, 29 ноябрь
Дәүләт Шурасы утырышы, 29 ноябрь

Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында республика шәһәрләрендә мэрларны турыдан-туры сайлап кую мәсьәләсенә кагылышлы референдум уздыру  мөрәҗәгате кире кагылды.

Шәһәр төзелеше комитеты ​рәисе Альберт Хәбибуллин референдумга чыгарылучы сорау Русия кануннарына туры килми, дип белдерде. "Әлеге сорау Татарстан республикасында референдумга чыгарыла алмый," ди Хәбибуллин. Аның фикеренчә, җирле депутатлар арасыннан мэрларны билгеләү системы "үзен аклаган" һәм нәтиҗәле.

КПРФ депутаты Артем Прокофьев тәкъдимне хуплый. "Минемчә, Татарстан халкы башка төбәкләр кебек үк турыдан туры сайлауларга лаек", ди ул. Ләкин шул ук вакытта инициатив төркемнең тәкъдимнәренә дәгъвалар барлыгын да белдерде.

Референдум уздыру мөрәҗәгатен кире кагу өчен 71 депутат тавыш бирде. Өч депутат тавыш бирүдән баш тартты.

Референдум уздыру идеясен алга сөрүче инициатив төркем 4 ноябрьдә Чаллыда оештырылды. Активистлар республика районнары башлыкларын һәм шәһәр мэрларын турыдан-туры сайлап кую тәртибе булдыру турында канун өлгесен референдумга чыгару мәсьәләсен күтәрде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG