Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан милли дәреслекләр экспертизасын төбәкләргә тапшыру мөрәҗәгатен хуплады


Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында Карелия депутатларының Русия мәгариф министрына милли дәреслекләр экспертизасын ясау вәкаләтен төбәкләргә тапшыру турындагы мөрәҗәгате хупланды.

Депутатлар Русия халыклары телләре дәреслекләренә фәнни, педагогик һәм иҗтимагый экспертиза ясау вәкаләтләрен региональ дәрәҗәгә тапшыру мәсьәләсе турындагы Карелия Кануннар чыгару җыены мөрәҗәгатенә теләктәшлек белдерде.

Текстта әйтелгәнчә, федераль фән һәм мәгариф оешмаларында бер дәреслек экспертизасы уздыру өчен бер миллион сумнан артык акча түләргә кирәк. Төбәкләрдә әлеге экспертизаны уздыру күпкә арзанрак булыр иде, диелә.

Татарстан депутатлары Карелия депутатлары белән килеште. "Татар теленнән 64 дәреслек экспертиза узды, ә туган телләрдән бары тик 39 гына. Әгәр экспертиза уздыруны төбәкләргә тапшырсалар, аны уздыру тизрәк тә, арзанрак та булыр иде", диде депутат Разил Вәлиев.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG