Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алматыда Фурманов урамына Назарбаев исемен бирергә җыеналар


Алматыда Фурманов урамы тамгасы
Алматыда Фурманов урамы тамгасы

Алматы шәһәр шурасы депутатлары шәһәр үзәгендәге Фурманов урамына Назарбаев исемен бирергә карар итте. Моны "халыкның күпсанлы тәкъдимнәре" белән аңлаталар.

Алматы шәһәр шурасының 30 ноябрьдә узган утырышында Фурманов урамын Назарбаев урамына үзгәртү карары кабул ителде.

Алматы башлыгы Бавыржан Байбәк сессиядә белдерүенчә, шәһәрдә атамалары кабатланган 112 урамга исем бирү турындагы тәкъдим кертелгәннән соң, илбашы Нурсолтан Назарбаев исемен Фурманов урамына бирү мөрәҗәгатьләре күп булган.

Совет дәүләт эшлеклеләре исемнәре белән аталган Алматы урамнары атамалары 1990 еларда үзгәртелде. Ләкин Дмитрий Фруманов урамы сакланып калды. Оппозиция оешмалары вәкилләре 2006 елда ул урамга Сарсенбаев, ә Достык урамына - Нуркадилов исеме бирү тәкъдиме белән чыккан иде.

Оппозияцион сәясәтче Алтынбек Сарсенбаев 2006 елның февралендә үтерелде, икенче бер оппозицион сәясәтче Заманбек Нуркадилов, тикшерү версиясенә караганда, үзен үзе атып үтергән. Ләкин оппозиция вәкилләренең әлеге тәкъдимнәрен хакимият кире какты. Урамга кемнең дә булса исемен бирер өчен аның үлеменнән соң биш ел узуы кирәк дигән дәлил китерелде.

Алтынбек Сарсенбаев фонды җитәкчесе Айдос Сарым биш ел узганнан соң тагын хат җибәрелде, ләкин ул җавапсыз калды, дип белдерә.

Казакъстанны 30 елга якын җитәкләп килүче Назарбаев исеме белән моңа кадәр инде университет, берничә мәктәп аталды, аңа һәйкәлләр дә куелды. Быел җәй Казакъстан башкаласы Астанадагы халыкара һава аланы президент Нурсолтан Назарбаев исеме белән аталды. Былтыр ноябрьдә казакъ депутатлары башкала Астананы да президент исеме белән атамакчылар иде. Нурсолтан яки Назарбаев атамалары тәкъдим ителде. Ләкин президент әлеге тәкъдимне кире какты. 2010 елда Назарбаевка "Милләт лидеры" исеме бирелде.

Берничә ел элек Казанның да Эсперанто урамы Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртелде. Назарбаев исеме белән Төркиядәге Адана шәһәрендәге урам да аталган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG