Моннан тыш, Селезнев 53 миллион доллар күләмендә компенсация түләргә тиеш.
Роман Селезнев - Русия Дәүләт Думасы депутаты Валерий Селезневның улы. Яңа төрмә мөддәте әлегесе белән параллель барачак, дип хәбәр итәләр АКШ юстиция министрлыгында.
2016 елның августында антчылар (присяжныйлар) мәхкәмәсе Селезневны гаепле дип тапты. Быел апрельдә ул 27 ел төрмә җәзасы алды. Сүз аның киберурлашуда катнашуы һәм 170 млн доллар күләмендә зыян китерүе турында бара. Прокуратура мәгълүматларына караганда, Селезневның компьютерында 1,7 миллион кредит картасының урланган номерлары табылган.
2014 елда АКШның яшерен хезмәте Селезневны Мальдив утрауларында тоткарлап АКШка китерде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.