Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себертатар теленең тематик сүзлеге" дөнья күрде


Гөлзифа Бакыева төзегән сүзлек тышлыгы
Гөлзифа Бакыева төзегән сүзлек тышлыгы

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә "Себертатар теленең тематик сүзлеге" дөнья күрде. 200 генә данә булып чыккан әлеге китапны филология фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакыева төзегән.

Гөлзифа Бакыева үзенең Фейсбук сәхифәсендә яңа китабы чыгуы турында хәбәр итте. "Тиражы зур түгел, бары 200 данә генә. Аның бер өлеше Төмән татар үзәгендә булачак, икенчесе - Тубыл татар үзәгендә", дип яза тарихчы.

Сүзлек Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты ярдәме белән чыгарылган. Китапта себертатарлар көнкүрештә күпләп куллана торган лексика бирелгән. Сүзләр тематик яктан бүленгән. Сүзлектә шулай ук халык бәйрәмнәре, фольклор, гореф-гадәтләре турында мәгълүмат та бар.

Әлеге китап тарихчылар, этнографлар, телчеләр һәм себертатар мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен кызыклы булыр, диелә.

Бакыева Русия фәннәр академиясенең Себерне үзләштерү мәсьәләләре институтында себертатар мәдәниятен һәм тарихын өйрәнә. Ул ике дистәдән артык ел Төмән өлкәсе авыллары буйлап этнографик экспедицияләрдә йөри, архивларда казына. Былтыр "Себертатар исемнәре сүзлеге" һәм "Себертатарларның сөйләм лексикасы сүзлеге" дип аталган китаплар басылып чыккан иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG