Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: декабрь аеның төп премьералары


Елның соңгы ае иң зур бюджетлы һәм игътибарны җәлеп итәрлек фильмнарга бай була. Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме яңа ел алдыннан бер-берсенә көндәш булырлык фильмнарны барлый.

Соңгы елларда бу инде гадәткә әйләнә сыман: декабрьдә "Йолдыз сугышлары"ның яңа фильмы чыга. Быел бу шәлкемнең сигезенче бүлеге –​ "Йолдыз сугышлары: Соңгы джедай" күрсәтеләчәк.

Яңа трилогиянең икенче өлеше – актриса Кэрри Фишер төшкән соңгы фильм, ул узган ел декабрендә вафат булган. Lucasfilm студиясе, гадәттәгечә, тамашачыларга спойлер таратырга бер мөмкинлек тә бирми, шуңа сигезенче өлеш эчтәлеге турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Трейлерлар да эчтәлекне артык ачып бирми.

Бу өлешнең режиссеры – Райан Джонсон. Ул шулай ук Джордж Лукас белән бергә фильм сценариен дә әзерләгән. Төп рольләрдә элек уйнаган актерлар калды.

Кемгә карарга кирәк? Фәнни фантастика, йолдызларга сәяхәт яратучыларга.

Өметнең башка ягы (Toivon tuolla puolen)

Быелгы Берлин кинофестиваленең төп бүләкләренең берсен фин киносы алган. Аки Каурисмяки фильм режиссурасы өчен "Көмеш аю"га ирешкән, тик иң яхшы фильм өчен бүләк ала алмаган, бу күп белгечләрдә ризасызлык та тудырган.

Фильм ике кеше язмышын тасвирлый. Финн Валдемар эчә торган хатынын ташлап, казинода җиңгән акчага ресторан сатып ала. Сүрияле Хәлид исә бомбалардан туганнары үлгән Хәлебтән кача. Хәлидкә депортация яный, Валдемар ресторан эшен җайга сала алмый.

Кемгә карарга кирәк? Катлаулы тормышта хәрәкәт итәргә дәрт эзләүчеләргә.

Джуманджи​: Джунглига рәхим итегез!

Бу – 22 ел элек экраннарда тәкъдим ителгән Джуманджи фильмының үзенчәлекле ремейкы. Дүрт мәктәп укучысы кулына серле видео-уен эләгә. Оригиналь фильмда кебек үк, геройлар уен эченә эләгә. Уеннан кире тормышка кайтыр өчен егет-кызларга анда җиңәргә кирәк.

Төп рольләрдә Карен Гиллан белән Дуэйн Джонсон кебек танылган актерлар бар. Үзе юләррәк комедиягә охшаган булса да, фильм җитештерүчеләре ул классик Джуманджи дәрәҗәсенә лаеклы дип ышандыра.

Фильм 2014 елда вафат булган Робин Уильямс истәлегенә багышлана. Актер беренче Джуманджи фильмында төп роль башкарган булган.

Кемгә карарга кирәк? Видео уеннар караучыларга. Джуманджи фильмы җанатарларына карарга кирәкме дигән сорау –​ бәхәсле.

Коко

Дөресен әйткәндә, бу мультфильм кинотеатрларда инде ноябрь аенда күрсәтелә башлады, тик без аның чыгу вакытына игътибар итми калдык. Хатабызны төзәтеп, Коко мультфильмын тәкъдим итәбез. PIXAR студиясе елына бер шәп анимация чыгармый калмый. Бу елны студиянең Машиналар мультфильмы дөнья күрде, шәп булса да, аны даһи дип булмый. Коко исә – бөтен кеше карарга тиешле мультипликациянең берсе.

Мексикан авылында, итекчеләр гаиләсендә туып үскән 12 яшьлек Мигель музыкант булырга хыяллана. Гаиләсендә музыка нәфрәт ителсә дә, ул бу хыялны тормышка ашыру өчен барысына да әзер. Үлеләр көнендә ялгыш Үлеләр иленә эләккәч, Мигель үз туганнарын очрата, алардан качып, яраткан музыканты Эрнесто де ла Крусны эзләргә китә.

Мультфильм нәрсә турында? Хыялның әһәмияте һәм аңа иярү турында. Ләкин иң әһәмиятлесе, мультфильм гаилә, аның әһәмияте һәм кирәге турында. Шуңа аны балаларга да күрсәтү кирәк, төрле яшьтәге олыларга да карау файдалы булыр. Ул сыйфатлы рәсем һәм искиткеч матур мексикан көйләр белән үрелеп бара.

Кемгә карарга кирәк? Барлык кешеләргә.

Виктория һәм Абдул

Джуди Денч – үзсүзле британ патшабикәсе, Виктория. 18 яшендә тәхеткә килә, аның биләмәләренә Һиндстан да өстәлә. Абдул Кәрим – Һиндстаннан Лондонга патшабикәнең юбилеена хезмәт итәргә килгән яшь һинд егете. Алар арасында дуслык барлыкка килә, бу исә илдә һәм сарайда яхшы кабул ителми.

Чын тарихи вакыйгаларга нигезләнгән, кызыклы тарихи фильм.

Стивен Фрирзның бу фильмы Венеция кинофестивалендә тыенкы, ләкин позитив кабул ителә. Rotten Tomatoes-та фильм рейтингы – 65%.

Кемгә карарга кирәк? Тарихи драма яратучыларга.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG