Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниянең Югары мәхкәмәсе Каталония хөкүмәтенең элекке вице-президенты Ориол Жункерасны сак астында калдырды. Төбәкнең элекке премьер-министры Карлес Пучдемонны Испаниягә экстрадицияләү мәсьәләсе дә дүшәмбе соңрак каралачак.

Сак астында шулай ук Каталония хөкүмәте әгъзасы Жоаким Форн һәм автономия бәйсезлеге өчен чыгыш ясаучы ике фирка җитәкчеләре Жорди Санчес һәм Жорди Куишарт кала. Мәхкәмә аларны йолым (залог) белән иреккә чыгарудан баш тартты.

Каталония парламентының алты элекке әгъзасын 100 мең евро күләмендә йолымга иреккә чыгардылар.

Дүшәмбе Брюссельдә Каталониянең элекке премьер-министры Карлес Пучдемонны һәм автономиянең дүрт элекке әгъзасын Испаниягә тапшыру мәсьәләсе карала. Пучдемонның адвокаты France Press агентлыгына хәбәр итүенчә, тәгаен карар 14 декабрьдә чыгарылачак.

Испания мәхкәмәсе Каталониянең элекке җитәкчеләрен "фетнә оештыруда, дәүләт акчаларын урлауда һәм хакимият оешмаларына буйсынмауда" гаепли. Испаниянең Дәүләт югары мәхкәмәсе аларны кулга алу турындагы халыкара ордер чыгарды.

Каталония бәйсезлеген игълан иткәннән соң Испания төбәккә турыдан-туры идарә кертте. Төбәк хөкүмәте һәм парламент таратылды. Испания премьер-министры Мариано Рахой 21 декабрьгә Каталониядә вакытыннан алда сайлау булачагын белдерде. Пучдемон һәм аның хөкүмәте әгъзалары Брюссельгә киткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG