Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ксения Собчак сәяси фирка оештырырга җыена


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Телевидениедә алып баручы Ксения Собчак 2018 елгы президент сайлавыннан соң сәяси фирка оештырырга җыена.

"Минем ролем – "Барысына да каршы" җөмләсе белән нәтиҗә күрсәткәннән соң зур хәрәкәт, фирка оештыра алырдай кеше роле. Әлеге фирка соңыннан Дума сайлауларында катнаша алачак", диде Собчак "Дождь" телеканалында.

Ксения Собчак сүзләренчә, ул сәясәткә җитди максатлар белән килгән. "Әлеге сайлауларда алырга өметләнгән теләктәшлекнең зур уң хәрәкәт башлангычы булуын телим", ди ул.

Собчак Русия президенты вазифасына үз намзәтен чыгару турында октябрь уртасында хәбәр итте. Ул үзен "барысына да каршы" намзәт буларак күрсәтергә җыена. Аны "Гражданская инициатива" фиркасе тәкъдим итәчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG