Accessibility links

Алмаз Хәмзин: "Өстәгеләр үпкәчел, алар белән мәхкәмәләшеп йөреп булмый"


Алмаз Хәмзин иҗат кичәсендә
Алмаз Хәмзин иҗат кичәсендә

Язучы, сүз остасы, композитор Алмаз Хәмзин, "татар сәхнәсендә бик очсыз юмор сөйләнә, өстәгеләр мәхкәмәгә бирү куркынычы сәбәпле, фельетон жанры да юкка чыкты", ди.

Алмаз Хәмзинне татар халкы күпкырлы талант иясе буларак белә. Юморескалар, йөздән артык пьесалар, җырлар авторы да ул. Алмаз әфәнде бүген татар сәхнәсенең юморга саегуын, телевидениенең дә бу өлкәдә дөрес эшләмәвен әйтә.

Бик очсыз юмор чыга башлады. Гадәттә ул тәрҗемә була. Рус телендә бер укылган була инде, аның кызыгы юк

"Элек бездә юмор юк димиләр иде, хәзер әйтәләр, чөнки бу безнең радио-телевидениенең дөрес юнәлештә эшләмәвеннән дә килә. Бик очсыз юмор чыга башлады. Сәхнәдә сөйлиләр аны, ул гадәттә тәрҗемә була. Ә ул рус телендә бер укылган була инде, аның кызыгы юк. Аннан борын асты кипмәгән яшьләр юмор сөйли башлады. Юмор белән сатираны өлгереп җиткәч, тәҗрибәң булгач сөйләргә кирәк. Яшьләр чыга, килешми ул. Үз яшеңә туры килгән юморны гына сөйләргә кирәк", ди Алмаз әфәнде тәҗрибәсе белән уртаклашып.

Алмаз Хәмзин: "Өстәгеләр үпкәчел, алар белән мәхкәмәләшеп йөреп булмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00

Хәмзин сүзләренчә, рус телевидениесендә сәяси юмор җитәрлек, ШТМ да (КВН) шуңа гына корылган. Тик ул матбугатта фельетон жанрын юксына. Шул ук вакытта моның сәбәбен дә әйтеп бирә. "Безнең өстәгеләр бик үпкәчел хәзер, алар белән мәхкәмәләшеп йөреп булмый, аларның акчасы күп, шуңа бу матбугатта чагылмый", диде ул Азатлыкка.

Бүген шәп юмор тарала торган урын итеп Алмаз әфәнде интернеттагы социаль челтәрләрне атады.

"Яза белсәң, шәп итеп язсаң, укыйлар. Бөтен җирдә, хәтта, интернетта тараталар. Үзеңне шаккатып карыйсың, башкаларга да таралып китә. Ничек кенә тарала әле, сизми дә каласың. Үзеңнең популяр икәнеңне белми дә каласың. Интернеттагы әйберләр шәп эшли хәзер", ди юмор һәм сатира остасы.

Алмаз Хәмзин кичәсендә Тәлгать Галиуллин (с), Камил Кәримов һәм юбиляр үзе
Алмаз Хәмзин кичәсендә Тәлгать Галиуллин (с), Камил Кәримов һәм юбиляр үзе

4 декабрь Казанда Язучылар йортында үткән Алмаз Хәмзиннең 70 яшьлек юбилей кичәсендә җыр, музыка белән үрелеп барган котлаулар арасында юмор, сатира юк иде дип әйтергә була иде.

Татар эстрадасында Алмаз Хәмзин кебек череп баеган артист юк

Язучы Рабит Батулла гына Алмаз әфәндене котларга чыккач: "Алмаз Хәмзинның исеме дөрес түгел, ул чынлыкта - Алмаз Холдинг. Юкса, гади генә Алмаз шушының кадәр халык җыя алыр идеме? Татар эстрадасында Алмаз Хәмзин кебек череп баеган артист юк. Салаватны исәпкә алмаганда", диде.

Залда утырган тамашачы арасында әллә чыннан да Алмаз әфәнде бик баймы, әллә "Алмаз-Холдинг"ка туры килгәнгә шулай шаяртты микән Батулла дип уйланып куючылар да булгандыр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG