Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО акча җитмәгәнлектән Донбасска азык-төлек кертүне туктата


Һуманитар ярдәмгә чират (архив фотосы)
Һуманитар ярдәмгә чират (архив фотосы)

БМОның Дөнья азык-түлек програмы киләсе елның февраль ахырыннан Украина көнчыгышына азык-төлек кертүне туктата. Әлеге гамәл акча җитмәү белән аңлатыла.

Бу хакта Reuters агентлыгына оешманың Украинадагы вәкиле Нил Уокер сөйләгән. Аның сүзләренчә, Украина көнчыгышында азык-төлеккә мохтаҗлар ике тапкырга арткан. БМО бәяләвенә караганда, 2016 елда 620 мең кеше азык-төлек җитешмәүне кичерсә, бүген андыйлар саны миллионнан артып китә. Гомумән, Донбасстагы низаг нәтиҗәсендә, һуманитар ярдәмгә өч миллионнан артык кеше мохатҗ, ди Уокер.

БМОның Дөнья азык-түлек программы акча җитмәгәнлектән бөтенесен дә ризык белән тәэмин итү мөмкин түгел, дип аңлата ул. Элегрәк БМО әлеге максатлар өчен 200 млн доллар сораган булган, ләкин әлегә кирәк сумманың өчтән бер өлеше генә бирелгән. Дүшәмбе БМО халыкара оешмаларга янә мөрәҗәгать итеп, Донбасста зыян күрүчеләр өчен 187 млн доллар бүлүне сорады.

Украина көнчыгышындагы кризис 2014 елның апреленнән дәвам итә. Сугыш нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булды, төбәктә һуманитар вазгыять кискенләште. Донбсста өч ел сугыш вакытында өч меңнән артык тыныч кеше һәлак булган, дип белдерелә. Киев һәм Көнбатыш илләр Кремльне фетнәчеләргә ярдәм итүдә гаепли. Мәскәү әлеге гаепләүләрне танымый.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG