Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТӨРКСОЙ 2018 елны Чыңгыз Айтматов елы дип игълан итте


Чыңгыз Айтматов
Чыңгыз Айтматов

ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы Казакъстанның Төркистан шәһәрендә узган 35нче утырышта 2018 елны Чыңгыз Айтматов елы дип игълан итте.

Бу хакта Казакъстан мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Киләсе елда язучыга 90 яшь тулган булыр иде. ТӨРКСОЙ оешмасына кергән илләрдә 2018 елда Айтматовка багышлап төрле чаралар уздырылачак.

Оешма утырышында шулай ук ТӨРКСОЙның баш секретарен дә сайладылар. 2008 елдан бирле әлеге вазифаны биләгән Казакъстан вәкиле Дюсен Касеинов күпчелк тавыш белән тагын бер мөддәткә сайланды. Аның намзәте өчен бары тик Кыргызстан гына каршы тавыш бирде. Әлеге ил вәкилләре оешманы бер үк кеше озак еллар буе җитәкләве дөрес түгел, дип саный.

Белешмә: ТӨРКСОЙ оешмасы төрки халыкларның мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыру белән шөгыльләнә. 2015 елга кадәр аңа Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм аның эчендәге Каракалпакстан, Молдовадан Гагауз республикасы белән бергә Русиядән Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва һәм Хакасия керә иде. Төркия һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычы 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгәннән соң ике ил арасында мөнәсәбәтләр бозылды. Бу мәдәни бәйләнешләргә дә кагылды. Русия мәдәният министры Владимир Мединский илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне өзәргә кушты. Төркия белән Русия мөнәсәбәтләре яхшыра башлаганнан соң да ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек яңартылмады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG