Accessibility links

Татар телендәге Татар энциклопедиясенең соңгы, алтынчы томы киләсе елда дөнья күрәчәк. Параллель рәвештә урыс һәм татар телләрендә онлайн энциклопедия дә әзерләнә.

Бу хакта Азатлыкка Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев белдерде. Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәр тарихын яктырткан фәнни хезмәтнең соңгы томында "У" хәрефеннән "Я" хәрефенә кадәр башланган төшенчәләргә мәкаләләр кергән. Искәндәр Гыйләҗев сүзләренә караганда, моның белән генә институтның эше төгәлләнми. "Шундый сүзләр дә ишетергә туры килә, имеш энциклопедия чыкты, шуның белән сезнең институтыгыз миссиясен үтәде, аны хәзер ябарга да мөмкин. Ләкин бу бер яклы караш, асылына төшенмәгән кешеләр фикере. Институтның эше алда әле", ди галим.

Институтның бүгенге көндә иң төп проекты - ул Tatarica 2.0 онлайн энциклопедиясе. Проект татар һәм урыс телләрендә булачак. Кәгазь варианттан аермалы буларак, электрон энциклопедия яңартылып, үзгәртелеп торачак, анда фото, видео, аудиоматериаллар урнаштырылачак. Зуррак күләмле материалларга сылтамалар биреләчәк. Әлеге проект "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау" програмына кертелгән һәм аның нигезе 2019 елга әзерләнеп бетәргә тиеш, дип хәбәр итте Искәндәр Гыйләҗев. Галим фикеренчә, "татар теленең кулланылышын, абруен арттыруда бу эш үзенең ролен уйнарга тиеш".

Моннан тыш, институтта Татарстан торак пунктлары турында өч томлык энциклопедия әзерләнә. Аның беренче томы киләсе елда дөнья күрәчәк, дип ышандырды институт җитәкчесе. Тәүге томга 14 район турында мәгълүмат керәчәк. Анда һәр район, һәр шәһәр һәм авылның тарихы, икътисады, архитектура үзенчәлеге, хәзерге көндәге яшәеше чагылыш табачак.

"Татар энциклопедиясе" татар халкы һәм Татарстанның борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын һәм яшәешен яктырткан татар телендәге фәнни универсаль басма. Аның татар телендәге беренче томы 2008 елда чыккан иде. Быел җәй басманың бишенче томын тәкъдим иттеләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.


фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG