Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bellingcat һәм The Insider MH17не бәреп төшерүдә катнашкан генералны атады


Генерал-полковник Николай Ткачев
Генерал-полковник Николай Ткачев

Bellingcat төркеме һәм The Insider сайты 2014 елда Малайзия "Боинг"ын бәреп төшерүгә катнашы булган Русия генералын атады. Сүз "Дельфин" атамалы хәрби турында бара, дип белдерелә.

Bellingcat төркеме һәм Русиядәге The Insider сайты яңа тикшерү нәтиҗәләрен дөньяга чыгарды. Анда Донецки күгендә Малайзия очкычын бәреп төшерүдә Русия генералы катнашы булуы фаш ителә. Сүз "Дельфин" кушаматлы хәрби турында бара. Ул Халыкара тикшерү төркеме дөньяга чыгарган телефон аша сөйләшүләр язмасында да телгә алына.

Bellingcat һәм The Insider раславынча, "Дельфин" – хәрби хезмәттән киткән Русия генерал-полковнигы, Русия саклану министрлыгының үзәк хәрби бүлеге баш инспекторы булган Николай Ткачев. Мондый нәтиҗәгә тикшерүчеләр аудиоязмадагы "Дельфин"ның тавышы белән Bellingcat һәм The Insider Ткачевтан алган интервьюны чагыштырып карагач, килгәннәр. Бәйсез экспертизаны Американың Денвер шәһәрендә һәм Литвада урнашкан ике тикшерү институты уздырган.

Ткачев элегрәк беренче һәм икенче Чечня кампанияләрендә катнашкан, "Батырлык" ордены белән бүләкләнгән. 2010 елда ул Русия президенты Дмитрий Медведев фәрманы белән хәрби хезмәттән җибәрелә. Хәрби хезмәттән киткәннән соң Николай Ткачев саклану министрының Сүриядәге баш киңәшчесе була, соңрак Үзәк хәрби бүлгенең баш инспекторы итеп билгеләнә.

Тикшерүчеләр мәгълүматына караганда, Украинада низаг башлангач, Ткачев Луһанскиның фетнәчеләр контролендә булган Краснодон шәһәренә бара. Ул анда кораллы фетнәчеләр һәм Русия хәрбиләре белән эшләгән диелә.

"Дельфин" тавышы яңгыраган телефон сөйләшүләре язмасын Украина иминлек хезмәте чыгарган иде. Соңрак аны Халыкара тикшерү төркеме дә күрсәтте. Әлеге сөйләшүләр очкыч казасы алдыннан булган диелә.

"Боинг" МН17 Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.

Нидердланд уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Малайзиянең "Боинг 777" очкычы "Бук" 9М314М ракеты белән бәреп төшерелгән.

Ракета Украина көнчыгышының сепаратистлар контролендә булган өлешеннән җибәрелгән, диелә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ракетаны Русиядән китергәннәр. Ләкин һөҗүмне сепаратистлар оештырганмы яки Русия хәрбиләре ярдәме беләнме - анысын төгәлрәк ачыклау эшләре бара. Мәскәү очкыч казасында үзенең катнашын кире кага.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG