Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Мәүлид кичәсендә сөнни-шигый мөнәсәбәтләре телгә алынды


Иран республикасының "Сира ан Нәби" төркеме
Иран республикасының "Сира ан Нәби" төркеме

8 декабрь Уфаның “Ихлас” мәчетендә "Мөнәҗәтле кичә" дигән чара узды. Ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид уңаеннан оештырылды.

Чараның үзәген Ираннан килгән кунаклар тәшкил итте. Тамаша залында татар-башкортлардан тыш Башкортстандагы төрекмән, таҗик, азәрбайҗан һәм башка диаспораларның милли үзәкләре җитәкчеләрен дә күрергә була иде. Кичәдә Иран республикасының "Сира ан Нәби" төркеме Мөхәммәт пәйгамбәрне зурлаган мөнәҗәтләр, Коръән сүрәләре укыды.

Иран җитәкчесе вәкиле, хаҗ миссиясе башы Али Гази Аскар чыгышында Мөхәммәт пәйгамбәргә бәйле кайбер әхлакый вакыйгаларны сөйләде, шулай ук мөселманнар арасындагы бүгенге вазгыятькә дә тукталды:

“Иранда 85 проценттан артык шигый мөселманнары яши. Сөнниләр нибары 10 процент тирәсе. Күп кенә дәүләтләрдә сөнни һәм шигыйләр арасында каршылык бара дип күрсәтергә телиләр. Бу дөреслеккә туры килми. Без - бер диндәге, бер Ходайга ышанучы халык. Үзара уртак гаиләләр төзеп, тыныч яшибез. Безне мөселман өммәтенең көчәюеннән курыккан кайбер көчләр каршы куеп, чәкәштерергә тырыша. Без алар коткысына бирешмибез”, дип чыгыш ясады Али Гази Аскар. Ул шулай ук “Ислам дәүләте” төркемнәренә каршы барган сугышта Русиянең урынын билгеләп, рәхмәтле булуларын ирештерде.

Кичәдә Ираннан килгән тагын бер дини төркем җитәкчесе, сөнни мөселман мәчете имамы Абдолбасат Нуризам да чыгыш ясады. Ул да илдәге сөнниләр һәм шигыйләр арасында каршылыклар булмавы турында сөйләде. Үзенең хаким булып эшләве, мәхкәмәнең сөнни һәм шигыйләр өчен аерым булмавы турында ирештерде. Ул ислам динен дөньядагы тынычлык нуры таратучы дин дип атады.

Мөнәҗәтләр кичәсендә Башкортстанның дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул Иран республикасы һәм Башкортстан арасында туризм буенча килешү имзалануы һәм шуның буенча беренче эшне “Ихлас” мәчете башлавын сөйләде. Аның сүзләренчә, Иранга бер төркем Башкортстан зыялылары сәфәргә киткән. Бу Иран ягыннан беренче кунакларны кабул итү чарасы.

Чара тәмамлангач “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

“Дөньяда вазгыять тыныч түгел. Ислам диненә карата да төрле басымнар бара. Без шушы шартларда ислам диненең тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмчеллек тәрбияләүче дин икәнен, аның тагын бер тапкыр бөеклеген күрсәтү өчен бу чараны уздырырга булдык. Безнең диндә сөнни һәм шигыйләр арасында каршылыклар юк, без бу чара белән мөселманнарыбызның бердәм булуын да күрсәтәбез. Ислам диненең күрсәткән юлы хак. Ул безнең милләт тормышында да зур урын тота. Заманында дин милләтне милләт буларак саклап калырга булышлык иткән. Бүген дә милли авырлыклар бар. Без аларны бергә җиңеп чыгарга тиеш”, диде Мөхәммәт Галләм.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG