Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алинә Заһитова тимераякта шуу турнирында җиңү яулады


Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

15 яшьлек Алинә Заһитова Япониянең Нагой каласында узган тимераякта шуу турнирында беренче урын яулады. Алинә – татар хоккейчысы Илназ Заһитовның кызы.

Япониянең Нагой шәһәрендә тимераякта шууда гран-при бәйгесенең финалында хатын-кызлар арасында җиңүне яшь татар спортчысы Алинә Заһитова яулады. Ул кыска һәм мәҗбүри програмнарда 223 балл җыйды.

Икенче урынны русияле Мария Сотскова алды (216,28 балл). Өченче урында исә – Канададан Кейтлин Осмонд (215 балл).

Алинә Заһитова чыгышы:

Кыска програмыннан соң Алинә ТАССка "Кәеф күтәренке, яхшы нәтиҗә күрсәтергә телим. Узган елны мин юниор финалында чыгыш ясадым, хәзер исә олылар бәйгесе, көндәшләр тәҗрибәле. Шулай да миңа шуу җиңел, кәеф тә, яхшы боз да мөмкинлек бирә", дигән.

Моңарчы 2017 елда Алинә юниорлар арасында дөнья чемпионы, 2016 елда юниорлар арасында фигуралы шууда Гран-при финалы җиңүчесе булган иде.

Алинә Заһитова 2002 елда Ижауда туган. Татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы. Әти-әнисе кызга исемне нәфис гимнастика остасы Алинә Кабаева хөрмәтенә кушкан. Алинәнең сеңеле Сабина да бозда фигуралы шуу белән шөгыльләнә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG