Accessibility links

Русиянең өч шәһәрендә АКШ консуллыклары кабат виза бирә башлады


АКШ Русия төбәкләрендә Америка визасын чикләнгән күләмдә бирүне яңадан башлады. АКШның Владивосток, Екатеринбур һәм Петербур шәһәрләрендәге консуллыклары әңгәмәләр уздыра башлаган.

АКШның Русиядәге илчелеге хәбәр итүенчә, русияләрнең Кушма Штатларда сәяхәт итү, уку һәм бизнес алып бару мөмкинлеге булырга тиеш. Ләкин Русия хакимиятенең америка димломатик миссиясен кыскарту турындагы "нигезсез карары" нәтиҗәсендә визаларны тулы күләмдә бирә башлау мөмкин түгел, диелә белдерүдә.

АКШның Русиядәге илчелеге 23 августтан Русия төбәкләрендә иммиграцион булмаган визалар бирүне туктаткан иде. Илчелек моны Мәскәүнең Русиядә эшләүче дипломатлар санын киметүенә бәйләп аңлатты. Визалар Мәскәүдәге илчелектә генә бирелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG