Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социолог: "Татарстаннарның 63 проценты Путинга тавыш бирергә әзер"


Кирилл Родин
Кирилл Родин

Бу саннардан фаразлар ясау дөрес түгел. Сайлауга ике атна, бер атна кала вазгыять нык үзгәрергә мөмкин, ди белгеч.

Татарстаннарның 63 проценты алдагы президент сайлауда Владимир Путинга тавыш бирергә әзер. Бу хакта Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең социаль-сәяси тикшеренүләр идарәсе җитәкчесе Кирилл Родин белдерде. Ул моны Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этно-конфессиональ мәсьәләләр белгечләре шурасы утырышында сөйләде.

Татарстанда узган сораштыруда 1500 кеше катнашкан. Аларның 65 проценты 2018 елның 18 мартында узачак президент сайлауга "барачакмын" дигән. Русия күләмендә бу сан 52 процент кына.

"Татарстанда сайлауга баручылар һәрвакытта да күп. Бу уңайдан республикада уңай сценарий туып килә. Әмма ике айдан нәрсә булачагын хәзер әйтеп булмый", ди Родин.

Сораштыруда катнашканнар Путин һәм Собчакның сайлауга чыгарга җыенуларын ишетүләрен белдерә
Сораштыруда катнашканнар Путин һәм Собчакның сайлауга чыгарга җыенуларын ишетүләрен белдерә

"Кайсы кандидатлар өчен тавыш бирер идегез?" дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 63 проценты Владимир Путинны сайлаячагын белдерә. КПРФ башлыгы Геннадий Зюгановка - 6, ЛДПР башлыгы Владимир Жириновскийга - 5, "Яблоко" фиркасе җитәкчеләренең берсе Григорий Явлинский белән Ксения Собчакка берешәр процент тавыш бирергә әзер диелә. Шул ук вакытта җавап бирүчеләрнең 23 проценты "җавап бирергә кыенсынам" дигән. Исемлектә оппозицион сәясәтче Алексей Навальный бөтенләй исәпкә алынмый.

"Бу саннардан фаразлар ясау дөрес түгел. Сайлауга ике атна, бер атна кала вазгыять нык үзгәрергә мөмкин. Тәҗрибә шуны күрсәтә", ди Родин.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сайлаучыларының 80 проценты Владимир Путин сәясәтен яклый дигән иде. Ул шулай ук "без барлык рәнҗүләрне онытырга тиеш. Президент сайлавын лаеклы итеп үткәрергә кирәк", дип тә белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG