Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фестивальдә тыелган Мостафа Җәмилев турындагы фильм интернетка куелды


"Артдокфест" фестивалендә күрсәтүдән тыелган кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев турындагы "Мостафа" документаль фильмы интернетка куелды.

Бу хакта КрымSOS хокук яклау оешмасы хәбәр итә.

"Мостафа" фильмы 7 декабрь Мәскәүнең "Октябрь" кинотеатрында күрсәтелергә тиеш иде. Ләкин сеанска ике сәгать кала "югарыдан" шалтырату аркасында күрсәтелми калды. Режиссер Ахмед-Эрнес Сарыхалил сүзләренчә, фильмның тематикасы Русия өчен "уңайсыз" булганлыктан, аны күрсәтүдә проблемнар туачагын фаразлаган булганнар.

Шуңа күрә документаль фильмны карарга теләүчеләр өчен аны ачык интернетка урнаштырырга карар иткәннәр.

"Мостафа" фильмы YouTube видеохостингында һәм "Артдокфест" сайтында урнаштырылган. Фестивальне оештыручылар хәбәр итүенчә, Русия эчке эшләр министрлыгының Экстермизмга каршы үзәге фильмны тикшерү өчен соратып алган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG