Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шамил Идиятуллин "Город Брежнев" китабы өчен "Большая книга" бүләгенә лаек булды


Шамил Идиятуллин
Шамил Идиятуллин

Язучы, журналист Шамил Идиятуллин советлар чорындагы Чаллы шәһәре турында язган "Город Брежнев" китабы өчен "Большая книга" бәйгесендә өченче дәрәҗә лауреат булды.

Лауреатлар исеме сишәмбе кич Мәскәүнең Пашков йортында игълан ителде. Беренче урында Лев Данилкинның "Ленин. Пантократор солнечных пылинок" китабы, икенчедә – Сергей Шаргуновның "Катаев. Погоня за вечной весной" китабы.

Идиятуллин Чаллы шәһәре Брежнев дип аталган чорда анда яшәгән яшүсмерләр тормышын тасвирлый.

Русинең "Большая книга" әдәби премиясе 2005 елда булдырылды. Моңа кадәр әлеге бәйгедә Гүзәл Яхина да "Зөләйха күзләрен ача" китабы белән җиңү яулаган иде. Премия фонды – 5,5 миллион сум. Беренче дәрәҗә лауреат 3 миллион сум ала, икенчесе 1,5 миллион сум, өченче лауреат 1 миллион сумга ия була.

Шамил Идиятуллин – язучы, журналист, "Коммерсант" нәшрият йорты хезмәткәре, Мәскәүдә яши. Күп еллар Татарстанда журналист булып эшләде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG