Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәдәният министрлыгы Мостай Кәрим әсәре нигезендә фильм төшерүгә 90 млн сум бүлә


Уфада Мостай Кәримгә һәйкәл
Уфада Мостай Кәримгә һәйкәл

Мостай Кәримнең "Беҙҙең өйҙөң йәме" әсәренә фильм төшерү өчен Русия мәдәният министрлыгы 90 млн сум акча бүлгән. Фильмны киләсе елда төшерә башлаячаклар, аның режиссеры танылган актер һәм алып баручы Александр Галибин булачак.

Картинаның беренчел атамасы - "Сеңел". Ул "Мотор-фильм" студиясе нигезендә эшләнәчәк, дип яза ПроУфу басмасы. Фильм Башкортстанның бер авылында һәм бераз Уфада төшерелер дип көтелә.

Кино башкорт телендә күрсәтеләчәк, ул республиканың 100 еллыгына һәм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап 2019 елда дөнья күрәчәк. Төп рольне кем башкарасы әлегә билгеле түгел, диелә.

Мостай Кәримнең әлеге повестендә Икенче дөнья сугышы вакытында украин кызы Оксананың башкорт авылына күчеп, анда яңа гаилә табуы, тел өйрәнүе, мохтаҗларга ярдәм итүе тасвирлана.

Александр Галибин - танылган урыс актеры һәм режиссеры. Киң тамашчыга ул Владмир Бортко төшергән "Мастер и Маргарита" сериалында Мастер ролен уйнавы белән, "Жди меня" тапшыруын алып баруы белән билгеле.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG