Accessibility links

Кайнар хәбәр

Twitter "Ачык Русия" битен япмаса, Роскомнадзор Twitter-ны томаларга мөмкин


"Ачык Русия"гә нигез салучы Михаил Ходорковский
"Ачык Русия"гә нигез салучы Михаил Ходорковский

Twitter "Ачык Русия" битен тәүлек эчендә ябып куймаса, үзе дә Русиядә томаланырга мөмкин. Бу хакта Роскомнадзор кисәткән.

Роскомнадзор кисәтүе турында Twitter-дагы "Ачык Русия" битендә хәбәр ителә, ләкин аңа Русиядән кереп булмый.

Twitter-да белдерүләренчә, Роскомнадзор прокуратураның "канунсыз таратылган мәгълүмат" урнаштырылган ресусрларны томалау турындагы карарына таяна. "Ачык Русия" исә сайтта да, Twitter-да да канунга каршы килүче мәгълүмат юк, материаллар шулай ук Русиядә "теләнмәгән" дип табылган чит ил оешмалары белән дә бәйле түгел, дип белдерә.

Дүшәмбе Роскомнадзор Баш прокуратура таләбе белән "Ачык Русия" битен тәртипсезлекләр оештыруга, экстремистик гамәлләр кылуга чакыручы һәм Русиядә "теләнмәгән" чит ил оешмалары материалларын урнаштыручы ресурслар исемлегенә кертте. Соңрак ул бит томаланды. Шулай ук "Ачык сайлаулар", "Ачык университет" проектлары битләре һәм "Ачык Русия"гә нигез салучы Михаил Ходорковскийның шәхси бите томаланды. Ходорковский әлеге карарны Русия Конституциясендәге сүз иреге нормасын бозу дип атады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG