Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" халыкара хокук яклау төркеме БМО вәкиленә мөрәҗәгать итеп, Русия белән бәхәсәтә Telegram-ны яклауны сорый.

Хокук яклаучылар БМОның сүз иреге мәсьәләләрендәге махсус вәкиле Дэвид Кайега хат язган. Алар Русиядә Telegram тирәсендә килеп туган вазгыятьне хәл итүдә ярдәм сорый, дип яза "Коммерсантъ".

Мөрәҗәгатьтә хокук яклаучылар Кайедан Русия хөкүмәтенә "ватандашларның фикер белдерү, приватлык һәм анонимлык ирегенә кысылу гамәлләреннән тукталырга тәкъдим итүне" сорый.

"Агора" фикеренчә, Русия хакимиятләренең гамәлләре БМОның шәхси тормышка кагылгысызлык хокукы турындагы резолюциясенә каршы килә.

12 декабрьдә Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе Telegram мессенджерына салынган 800 мең сум күләмендәге штрафны кануни дип таныды. Әлеге штраф ФСБга Telegram кулланучыларының мәгълүматын тапшырудан баш тарткан өчен салынды. Шулай итеп, Роскомнадзор мессенджерны Русиядә томалау мөмкинлеге алды. Адвокатлар карарны шикаять итәргә тырышты, ләкин мәхкәмә апелляцияне кире какты.

Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, кулланылган технологияләр Telegram-га ФСБ таләбен үтәргә мөмкинлек бирми. Мессенджерны уйлап табучыларда да, хезмәтнең администраторларында да кулланучыларның язганнарын чишәр өчен ачкыч дубликатларын әзерләүнең техник мөмкинлекләре юк, диелә "Агора" хатында.

Telegram җитәкчелеге ФСБ фәрманын гамәлсез дип тануны сорап, Русиянең Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. "Агора" Русиядә кабул ителгән карарларны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG