Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан утлары" баш мөхәррире итеп Рөстәм Галиуллин билгеләнгән


Рөстәм Галиуллин
Рөстәм Галиуллин

"Казан утлары"н җитәкләгән Илфак Ибраһимов пенсиягә китә, яңа баш мөхәррир итеп Рөстәм Галиуллин билгеләнгән.

Бүген "Казан утлары" журналының баш мөхәррире итеп Рөстәм Галиуллин билгеләнде. Ул вазифага гыйнвардан керешәчәк.

"Шушы көннәрдә миңа тәкъдим иттеләр. Мин баш тартмадым. "Казан утлары" минем өчен ят редакция түгел. Мин шунда эшләп "Идел" журналына киткән идем, соңгы өч елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләдем.

Журналны җитәкләгән Илфак Ибраһимов пенсиягә китә. Илфак абый "Казан утлары"н югары дәрәҗәгә җиткергән кеше: тираж үсте, язучылар белән элемтә бик җылы иде. Шуңа мин аның эшен дәвам итәчәкмен", дип белдерде Галиуллин Азатлыкка.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG