Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа ата-аналары мәктәптә алман һәм француз телләрен гарәп һәм кытай телләренә алыштыруны сорый


Уфаның 121нче санлы гимназиясенең өч сыйныф ата-аналары Путинга алман һәм француз телләрен гарәп һәм кытай телләренә алыштыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Алар шулай ук мәктәпләрдә башкорт телен укытуны "күршедә яшәгән өчен генә өйләнергә мәҗбүр итү" белән чагыштыра.

"Сәяси һәм демографик вазгыятьнең үзгәрүенә бәйле, икенче чит тел буларак, алман яки француз телен өйрәнү безнең балаларга кирәкми. 2019-2020 уку елына икенче чит тел буларак кытай яки гарәп телләрен өйрәнү мөмкинлеген бирүне яки әлеге сәгатьләрен урыс теле йә математикага алыштыруны сорыйбыз", дип язганнар ата-аналар. Бу хакта gorobzor.ru хәбәр итә.

Хат авторлары башкорт теленең мәҗбүри укытылуына канәгатьсезлек тә белдерә. "Бу башкорт теле һәм мәдәниятенең үз кыйммәтен югалтуга китерә", диелә мөрәҗәгатьтә. Ата-аналар башкорт телен укыту "кешене күршедә яшәгән өчен генә өйләнергә мәҗбүр итү белән бер", дип саный.

Мөрәҗәгать Башкортстанның мәгариф министры Гөлназ Шәфыйковага, Русия мәгариф министры Ольга Васильева һәм президент Владимир Путинга адресланган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG