Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эчке эшләр бүлеге эшчәнлеген төшерергә тырышкан активистлар тоткарланган


Казанда полиция бүлеге
Казанда полиция бүлеге

Тоткарланучылар арасында ике журналист бар. Активистлар фикеренчә, полиция хезмәткәрләренә аларны камерага төшерү ошамаган.

Казанда полиция бүлеге эшчәнлеген видеога төшерергә тырышкан активист һәм журналистлар тоткарланган. Бу хакта шимбә көнне "ОВД-Инфо" хокук яклау порталы хәбәр итә.

Тоткарланучылар арасында автомобильчеләр хокукларын яклау комитеты әгъзасы Дмитрий Ярмак бар. Аның сүзләренчә, журналистлар Андрей Арзамасов һәм Вячеслав Власов һәм тагын берничә кеше полиция бүлеге җитәкчесе белән очрашырга һәм полиция эшчәнлеге турында шелтә белдерергә теләгән.

Ярмак сүзләренчә, шуннан соң активистларны тоткарлаганнар, ә Арзамасовны аерым бүлмәгә алып киткәннәр һәм бәлкем көч тә кулланганнардыр.

Полиция вәкилләре бернинди протоколлар тутырмаган, дип хәбәр итә "ОВД-Инфо". Тоткарланучылар сүзләренчә, хокук саклау хезмәткәрләре активистларның видеоны бетерүләрен тели.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG