Штабка бер дстәдән артык теләктәшлек белдерүче килде. Сайлау алды штабы башлыгы Эльза Нисанбәкова хәзерге вакытта төп максат булып Татарстанда өч атнада ике меңнән артык имза җыю торуын әйтте.
"Бүген штабның техник ачылышы булды. Хәзер инде штабка килеп төрле мәсьәләләр турында фикер йөртергә, идеяләр белдеререгә мөмкин. Киләсе атнада инде үгетләү башланачак. Штабның рәсми ачылышы Ксения Анатольевнаның Казанга килүе вакытында булачак. Әлегә бу көн билгеле түгел, әмма яңа елга кадәр аны чакырырга тырышачакбыз", диде "Idel.Реалии"га Нисанбекова.
Элегрәк Ксения Собчак Русия хакимиятләренең татар теленә каршы гамәлләрен хөкем итте.
"Мин Баш прокуратура һәм Рособрнадзор җитәкчелеген Татарстан мәктәпләрендә татар теленә каршы һөҗүмне туктатырга чакырам", дип белдерде ул.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.