Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 декабрь Русиядә президент сайлау кампаниясе рәсми башланды. Үз-үзен тәкъдим итүче намзәт теркәлер өчен 300 мең имза, фиркадән намзәтләре 100 мең имза җыярга тиеш.

"Русия Федерациясе президентын сайлауны билгеләү турында" Федерация шурасы карарын "Российская газета" бастырып чыгарды.

Хәзер фиркаләр һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр җыелышларда һәм җыеннарда намзәтләрне рәсми тәкъдим итә һәм Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшыра алачак. Үз-үзен тәкъдим итүче намзәт теркәлер өчен 300 мең имза, фиркадән намзәтләр 100 мең имза җыярга тиеш. Парламентта булган фиркаләрдән тәкъдим ителүчеләргә имза җыю кирәкми.

Дүшәмбедән шулай ук президент сайлавын уздырыр өчен Үзәк сайлау комиссиясенә федераль казнадан финанслар килә башлаячак. РИА Новости хәбәр итүенчә, моның өчен бюджетта якынча 15 млрд сум акча каралган.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова сүзләренә караганда, 23 кеше президентлыкка бару теләге белдергән. Алар арасында әлеге президент Владимир Путин, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, телевидение алып баручылары Ксения Собчак һәм Екатерина Гордон, "Яблоко" фиркасенә нигез салучы Григорий Явлинский, бизнесмен Сергей Полонский, бизнес-омбудсмен Борис Титов һәм оппозиция вәкиле Алексей Навальный да бар. Ләкин хакимиятләр белдерүенчә, Навальный "Кировлес" эше нигезендә хөкем карары сәбәпле, сайлауда катнаша алмаячак. КПРФ белән "Гадел Русия" әлегә үз намзәтләрен тәкъдим итмәгән.

Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартына - Кырымның Русиягә "кушылуы" турында килешү имзаланган көнгә билгеләнгән. Медиа элегрәк язуынча, Кремльдә Владимир Путинның сайлау кампаниясендә сайлауларга кешеләрне күбрәк китерү өчен "кушылу" темасын кулланырга телиләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG