Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русиядә Көнбатышка карата тискәре кәефләр көчәя


Левада үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәсенә караганда, җавап биргәннәрнең 60 проценты АКШны, 54 проценты Европаны тискәре кабул итә.

Шул ук вакытта русияләрнең дүрттән өч өлеше Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрнең яхшыруын тели. Сораштыруда катнашучыларның 16 проценты Русиягә бу яхшыру кирәкми, дип саный.

Украинага тискәре мөнәсәбәтле русиялеләр саны ел башы белән чагыштырганда ике процентка арткан. Декабрьдә, Левада үзәге мәгълүматларына караганда, Киевка тискәре мөнәсәбәтләре турында респондентларның 58 проценты белдергән.

Русиялеләрнең 30 проценты Кырым һәм Мәскәүнең Украинага мөнәсәбәте өчен кертелгән сәяси һәм икътисади санкцияләр өчен борчыла. Ләкин респондентларның 65 процентын әлеге мәсьәлә борчымый.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG