Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар ялгыз пикетларга чыккан өчен хөкемгә тартыла


Җанкөй мәхкәмәсе янында, 18 декабрь, 2017 ел
Җанкөй мәхкәмәсе янында, 18 декабрь, 2017 ел

18 декабрь Кырымда ике ай элек ялгыз пикетлар уздырган кырымтатарларга карата мәхкәмә утырышлары башланды. Аларга карата административ эш ачылган, әлегә уннан артык эш каралып, һәрберсенә унар мең сум күләмдә штраф салынган.

Митинг оештыру тәртибен бозу турындагы адимнистратив эшләр Акмәчет, Алушта, Судак, Җанкөй һәм башка шәһәрләрдә карала. Барлыгы 70ләп кырымтатар ялгыз пикетларга чыккан өчен хөкемгә тартыла.

Әлеге хәбәр язылганда 13 кешегә мәхкәмә карары чыгарылган иде. Гаепләнелүчеләрнең барысына да унар мең сум күләмендә штраф салынды. Мәхкәмә эшләре хроникасын "Крымская солидарность" хәрәкәте алып бара.

14 октябрь Кырымның зур юлларына 100гә якын кырымтатар ялгыз пикетларга чыккан иде. Шулай итеп алар соңгы вакытта тоткарланган кырымтатарларга тәләктәшлек белдерделәр. "Кырымтатарлар террорчылар түгел, безнең балаларга тимәгез”, “Сәяси тоткыннарга азатлык”, “Куәт төркемнәренең башбаштаклыгын туктатыгыз”, “Кырымтатарлар халкын эзәрлекләүне туктатыгыз”, “Кырым мөселманнары, сезнең күршеләр террорчы түгел”, “1944 – сатлыклар, 2017 – террорчылар”, “Балаларга әтиләрен кайтарыгыз, алар террорчы түгел”, “Кырымтатар халкын террорлауны туктатыгыз” кебек шигарләр белән чыккан кырымтатарларны тоткарлаулары билгеле булды.

2014 елдан башлап кырымтатарларны террорчылык, экстремизмда гаепләүләр, урлаулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулар, тоткарлаулар Кырымда җәелеп китте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG