Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан полициясе хезмәткәре кеше кыйнауда гаебен таныды


Полициядә эзәрлекләүләргә каршы пикет, архив фотосы
Полициядә эзәрлекләүләргә каршы пикет, архив фотосы

Вазифалары кысаларыннан чыгып, көч куллануда гаепләнгән Башкортстан полициясе хезмәткәре Илмир Әмирханов үз гаебен таныды. Ул кыйнаганнан соң операция ясатып, талагын алдырткан Денис Юмаголовка мораль зыян түләргә әзерлеген белдерде.

Бу хакта "Җәзаларны булдырмауга каршы комитет" хәбәр итә.

Денис Юмагулов хокук яклаучылардан ярдәм сорап быел май аенда мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренә караганда, ул яшәгән йортка ике полиция хезмәткәре килгән һәм наркоманнарны ачыклау чаралары кысаларында, анализлар бирергә диспансерга барырга тәкъдим иткән. Зыян күрүче ризалашкан, ләкин машинага утыргач кына үзен Чишмә районы полиция бүлегенә алып баруларын аңлап алган.

Бүлеккә килгәч, полиция Юмаголовтан бер кибеттән әйберләр урлауны үз өстенә алырга таләп итә. Гаебен танымагач, ирне кыйный башлыйлар: аның башта эченә, аннары аркасына сугалар, дип яза "Җәзаларны булдырмауга каршы комитет"ы сайты.

Кыйнаганнан соң полиция "гаебен танымаган очракта наркотиклар ташлыйбыз", дип куркытып, Юмаголовтан урлау турында гариза яздыра.

Аннары полиция хезмәткәрләре аңа аракы тәкъдим итә, эчмәгән очракта бүлектә тагын ике тәүлеккә калдырабыз, дип кисәтә. Юмаголов эчәргә мәҗбүр була.

Эчкән килеш бүлектән чыгып бераз бару белән, аны патруль хезмәте тоткарлый һәм яңадан полициягә китерә. Анда аңа исерек килеш җәмәгать урынында йөрү өчен административ беркетмә төзиләр. Икенче көнне Юмаголов җиде тәүлеккә сак астына озатыла. Зыян күрүче сөйләвенчә, сак астында аны полиция хезмәткәрләре даими кыйнап торган, тагын ике урлауны үз өстенә алырга кушкан. 7 апрельдәге кыйнаулардан соң Юмаголовның сәламәтлеге начарая, аны хастаханәгә алып китәләр һәм анда операция ясап, ертылып беткән талагын алалар.

Соңрак полициягә гариза белән Юмаголовның әнисе мөрәҗәгать итә, ә хастаханә материалларны тикшерү комитетына җибәрә. 5 майда җинаять эше ачыла, шикләнелүче булып бер Илмир Әмирханов кына табыла.

Тикшерү эшләре тәмамлангач һәм эш материаллары белән танышкач, Әмирханов үзенең гаебен тулысынча таныуын һәм күрсәтмәләр бирәчәге турында белдерә. Моннан соң ул үзенең эшен аерым тәртиптә карауны үтенә. Мәхкәмә аның мөрәҗәгатен канәгатьләндергән очракта, җәза максималь мөддәтнең өчтән ике өлешеннән артырга тиеш булмаячак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG