Accessibility links

Вашингтон штатында дүшәмбе поезд казасында өч кеше һәлак булган. Дистәләрчә кеше хастаханәләргә озатылган, аларның унлабы инде чыгарылган.

Бу хакта штат полициясе вәкиле Брук Бова хәбәр итте. Хастаханәләрдә калган ун кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Поездда 78 юлчы һәм җиде экипаж әгъзасы булган, диелә.

Сиэтлдан Орегона штатындагы Портленд шәһәренә баручы поезд 18 декабрь кич күпер өстендәге рельслардан чыкты. Аның бер вагоны машина юлына килеп төште һәм биш җиңел, ике йөк машинасы белән бәрелеште. Машина йөртүчеләр арасында һәлак булучылар юк.

Amtrak тимер юл ширәкте әлеге тизйөрешле поездны бу юлдан беренче тапкыр җибәргән булган. Элегрәк монда бары тик йөк поездлары гына йөргән. Әлеге юл кешеләр ташу өчен күптән түгел генә яңартылган дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG