Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуаш активистлары Русия думасы янында чуаш телен яклап пикет оештырды


Дәүләт Думасы янында пикет ( "Чăваш халăх сайчĕ" фотосы)
Дәүләт Думасы янында пикет ( "Чăваш халăх сайчĕ" фотосы)

Активистлар Русиядә телләр үсееш өчен тигез шартлар һәм телләр турындагы Европа хартиясен ратификацияләүне таләп итте.

19 декабрь ике активист чуаш телен яклап Русия думасы бинасы янына пикетка чыккан, дип хәбәр итә "Чăваш халăх сайчĕ" сайты.

Мәскәүдә юрист булып эшләүче Чуашстан кешесе Владимир Болгарский "Минем чуаш-болгар телемә 2000 елдан артык. Хәзер ул моңарчы күрелмәгән авырлыкларга дучар. Русия республикалары телләре үсешенә тигез шартлар таләп итәм. Туган телне укыр өчен ата-ана рөхсәте кирәк, чит тел өчен - юк. Ни өчен?" дип язылган плакат тоткан.

Пикетның тагын бер катнашучысы - Ульян чуашы Владимир Сунгуров. Ул "Телләр турындагы Европа хартиясен ратификациялүне таләп итәм" дип язылган плакат тотып торган. Пикет ике сәгать дәвам иткән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG