Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин тагын биш елга Русия мөфтиләр шурасы рәисе итеп сайланды


Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

19 декабрь Русия мөфтиләр шурасының V корылтае узды. Анда Равил хәзрәт Гайнетдин бертавыштан шура рәисе итеп сайланды.

Корылтайда Равил хәзрәт Гайнетдин узган биш елга (2012-2017) нәтиҗә ясады. Ул Коръән тәфсирен тыю карарын 2013 елны мәхкәмәдә үзгәртә алу һәм экстремистик әдәбият исемлегенә кертелгән 50 ислам китабын 2015 елны бу исемлектән алынуга ирешүен җиңү буларак бәяләде.

"Бу проблемнарны хәл итүдә Русия мөфтиләр шурасының Русия президентына мөрәҗәгате һәм шулай ук безнең оешманың эксперт вәкилләре – юрист һәм адвокатларның нәтиҗәле эшчәнлеге зур роль уйнады. Шул сәбәпле без эксперт шураның структурасын киңәйтергә һәм Русия мөфтиләр шурасының иҗтимагый берлегенә үзгәртергә тәкъдим итәбез. Аның беренче максаты булып аналитик мәгълүмат җиткерү һәм Русия мөфтиләр шурасы идарәсенә мөселман җәмгыяте стратегиясе үсеше тәкъдимнәрен булдыру, оператив бурычыларны үтәүдә катнашу тора.

Беренче этапта биш профиль комитет булдыру планлаштырыла:

  1. Фән һәм мәгариф комитеты (голәмә шурасы, ислам белгечләре шурасы, ислам уку йортлары шурасы, ислам мәгарифе шурасы, Коръәнне өйрәнү шурасы).
  2. Социаль коммуникацияләр комитеты (Иҗтимагый пулат белән эшләүче шура, яшьләр шурасы, Русия мөслимәләре шурасы, мәдәният шурасы).
  3. Икътисад һәм хокук комитеты (Хәләл сертификаты белән бәйле шура, ислам финанслары шурасы, вакыф шурасы, юристлар шурасы, эшмәкәрләр шурасы)
  4. Халыкара элемтәләр комитеты (Ислам хезмәттәшлеге шурасы, Евразия интеграциясе шурасы, Европа һәм АКШ илләре белән элемтә шурасы, мигрантларны ил мохитенә җайлаштыру шурасы, хаҗ шурасы).
  5. Мәгълүмати сәясәт комитеты (Мөселман журналистлары берлеге, матбугат белән хезмәттәшлек итү шурасы, кызыксындыру шурасы).

Шулай ук сәламәтлек саклау, иминлек һәм экология проблемнары белән бәйле сораулар булганда өч эксперт берлеген булдыру тәкъдим ителде. Калганында үзгәрешләр булмады.

Корылтайда шулай ук мөфтиләр шурасының президиумы сайланды һәм расланды. Анда Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Нигъмәтуллин, Төньяк Осетия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Хаҗиморат Гацалов, Сарытау өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Мөкаддәс Бибарсов, Мәскәү өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Рушан Аббясов, Мәскәү шәһәре мөселманнары диния нәзарәте рәисе Илдар Аляутдинов, Петербур һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Дамир Мөхетдинов, Пенза өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Ислям Дашкин, Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Зиннәт Садыйков керде.

Ун кешелек президиумнан тыш рәистәшләр булмаячак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG