Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Кырымтатар мәҗлесен тыюны бетерергә таләп иткән карар кабул итте


БМО бинасы, архив фотосы
БМО бинасы, архив фотосы

19 декабрь БМОның гомум мәҗлесе Кырымда кеше хокукларын, кырымтатар һәм украин теллерендә укытуны яклап резолюция кабул итте.

Бу карар өчен 70 ил уңай, 26 ил каршы тавыш бирде, 76 ил тотылып калды. Каршы тавыш бирүчеләр арасында Сүрия, Зимбабве, Әрмәнстан, Русия, Беларус, Төньяк Корея, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Никарагуа, Сербия, Камбоджа, Иран, Уганда һәм башка илләр бар.

Әлеге документта Русиядән, Һаагтагы халыкара мәхкәмә карар иткәнчә, Кырымтатар мәҗлесенә карата тыюны көчтән чыгарага, Кырымда кырымтатар һәм украин телләрендә укытуны тәэмин итү таләп ителә. Шулай ук Кырымда Русия армиясенә чакыруны, көчләп Русия ватандашлыгын бирүне һәм кеше хокукларын тупас рәвештә бозуны туктату таләп ителә.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев әлеге резолюция кабул ителү уңаеннан, халыкара оешмалар кабул иткән мондый карарлар Русиядән санкцияләрне алып ташларга чакырган илләр өчен киртә булып тора диде.

Русиядә тыелган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров һәр мондый резолюция Русиянең Кырымда булуына каршы торган илләрнең бердәмлеген ныгыта диде.

БМО гомум мәҗлесенең өченче комитеты Кырымда һәм Акъярда кеше хокуклары торышы турында яңартылган резолюция өлгесен 14 ноябрь кабул иткән иде. Аның эшендә Рефат Чубаров, Мостафа Җәмилев, иреккә чыккан Ахтем Чийгоз, Мәҗлеснең АКШтагы вәкиле Айла Бакаллы, Корылтай делегаты Рустем Умеров катнашып, төрле илләрнең вәкилләре белән очрашып сөйләшүләр алып барган иде.

Әлеге резолюция өлгесен БМОның гомум мәҗлесе утырышына Украина белән бергә 47 ил тәкъдим итте. Ул арада БМОның мониторинг миссиясе август–ноябрь айларында Кырымда Русиянең куәт төркемнәре 49 кешене кулга алганын хәбәр итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG