Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиянең ике хәрби ширкәтенә чикләүләр кертте


"Искәндәр-М" ракеты
"Искәндәр-М" ракеты

АКШ Русиянең канатлы ракетлар җитештерүче ике хәрби ширкәтенә чикләүләр кертте. Аларның эшчәнлеге АКШ дәүләте иминлегенә курыкыныч тудыра һәм урта һәм кече ераклыктагы ракетлар турындагы килешү шартларын боза диелә.

Чикләүләр ракетларга каршы тору корылмалары һәм төрле ракетлар (шул исәптән "Бук" корылмасы өчен дә) җитештерүче "Новатор" конструкторлык бюросына һәм "Искәндәр", "Тополь-М", "Ярс" ракета корылмалары җитештерүче "Титан-Баррикады" фәнни-җитештерү үзәгенә кертелде. Бу хакта Federal Register АКШ хөкүмәте басмасы яза.

Аларның эшчәнлеге дәүләт иминлегенә курыкыныч тудыра һәм урта ераклыкка һәм якын арага очучы ракеталар турындагы килешү шартларын боза диелә.

"Новатор" бюросы яңа чикләүләр оешманың эшчәнлегенә тәэсир итмәячәк, дип белдергән "Коммерсантъ"ка.

Октябрьдә "Новатор" да, "Титан-Баррикады" да Америка хакимияте тарафыннан махсус исмелеккә кертелгән иде инде. Өченче илләрдәге физик һәм юридик затлар әлеге ширкәтләр белән хезмәттәшлек иткән очракта, аларга штраф салу мөмкинлеге каралды.

Декабрь башында АКШ президенты Дональд Трамп идарәсе Русиягә "ерак һәм якын ераклыктагы ракеталарны юк итү турындагы килешүне бозганы өчен" яңа чикләүләр кертү планнары турында белдергән иде.

Әлеге килешү 1987 елның декабрендә имзаланды. Документ 500дән алып 5500 километрга кадәр очкан баллистик һәм канатлы ракетларны җитештерүне һәм сынауны тыя. Аның нигезендә Совет берелегендә һәм АКШта булган шундый ракетлар юк ителергә тиеш иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG